Саратов шәһәрендә 15-20 июнь көннәрендә узган Бөтенроссия авыл җәйге спорт уеннарында Иске Суыксу авылыннан Флера Хәлимовадан, Гүзәл Хәйбулловадан, Алмаз Алимовтан, Ленар Гайнетдиновтан торган команда бишенче урын алды.
Ул анда Татарстан командасы составында катнашты. Уеннарда 67 өлкәдән килгән вәкилләр 19 спорт төре буенча ярышканнар. Безнең дүрт кешелек команда якут халкының милли спорт төре булган һәм авыл җәйге уеннары программасына икенче ел гына кертелгән масс-рестлингта көч сынашкан һәм ул беренче бишлектә! Ә шәхси беренчелектә Флера Хәлимова 82 килограммнан югары категориядә, Гүзәл Хәйбуллова 74 килога кадәр икенче урын, Алмаз Алимов 105 килограммга кадәр авырлыкта – дүртенче, Ленар Гайнетдинов 82 килограммга кадәргеләр арасында алтынчы урын алганнар.