Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы дәвам итә. Яшел Үзән (Буа) шәһәрендә дәүләт статистика бүлеге баш белгече Марс Дәүләтшин әйтүенчә, бүгенге көнгә эш тиешленең 93 процентында башкарылган. 28 сан алучы көн саен үз маршрутлары буенча чыгалар. 9 участокта сан алу төгәлләнгән.