Буаның “Авангард” агрофирмасы урып-җыюда республикада иң югары күрсәткечкә ия

2016 елның 29 июле, җомга

Буа районының “Авангард”  агрофирмасы республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында  иң югары күрсәткечкә ия. Аның җитәкчесе – Николай Курчаткин. Әлеге җәмгыять кырларында бөртеклеләр 3057 гектарда урдырылды. Бу барлык мәйданның 39 проценты кадәр. Ә уңышның һәр гектардан чыгышы 47,1 центнер тәшкил итә. 14,4 мең тонна ашлык суктырылды. Уҗым арышының  аерым кырлардан чыгышы гектарга 65 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International