Буадан Надежда һәм Виктор Быченковлар Татарстан Президенты янына кунакка бара

2016 елның 30 июле, шимбә

26 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән өченче тапкыр республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итәчәк. Бу бәйрәмгә Буадан Надежда һәм Виктор Быченковлар барачак. Алар икесе дә “Буа электр челтәрләре” оешмасында эшлиләр. Виктор Алексеевич әлеге оешмада район электр челтәрләре (РЭС) начальнигы, Надежда Александровна беренчел профсоюз оешмасын җитәкли. Алар 27 ел бергә матур тормыш алып баралар, Ксения исемле кыз үстергәннәр. Гаилә сәламәт яшәү тормышын алып бара – бассейнга, спортзалга шөгыльләнергә йөриләр, кышын чаңгыда шуарга, җәен табигатьтә ял итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International