МОҢЛЫ ЯНТУГАН ЕГЕТЕ

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең агач тынлы уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган артисты Илсур Айнатуллов безнең егет – Янтуганнан.

1971нең июнь аенда өйләренә бу якларга фольклор материаллары җыярга чыккан атаклы композитор Рафаэль Билалов килеп кермәсә, гомер юлы башка юнәлештә китәр иде мөгаен. Әнисе Хәтирә апаның мөнәҗәтен магнитофон тасмасына яздырып алгач, әни улым мин җырлаганда гармунда уйный дип тә куя. Илсур “Ак пароход” җырын башкара. Рафаэль абый шунда егетне Казанга укырга чакырып китә. 

Август аеның соңгы көннәрендә “Консерватория каршындагы музыка мәктәбендә кабул итү имтиханнары башлана. Кичекми килегез”, - дигән сүзләр белән хат килеп ирешә. Монда республиканың төрле районнарыннан җыелган талантлы балаларны җиз иләктән үткәрәләр.

-Жюри составында консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов, талантлы педагоглар Николай Зуевич, Евгений Корпухин, Владислав Лукьянов, Вадим Афанасьев, Георгий Ходжаев, Шамил Низаметдинов, Җәүдәт Айдаров. Алар алдында бүгенге көндә уен коралында уйнарга кушсалар бик тә каушар идем. Ул чакта бер дә дулкынланмыйча сәхнәгә менеп киттем, залны яңгыратып “Туган авылым” җырын башкардым, - дип искә ала Илсур. Мәктәптән соң егет консерваториянең оркестр факультетына фагот коралы буенча кабул ителә. Бәхете, монда да яраткан укытучысы Николай Зуевич укыта аны. Студент елларында Илсур уку йортының симфоник оркестрында уйный. Консерваториядән соң Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге дәүләт музыкаль-педагогия институты каршындагы аспирантурада белем ала һәм туган  уку йортына кайтып махсус фагот сыйныфында укыта, бер үк вакытта тынлы музыка уен кораллары ансамблен җитәкли.

-Җитди музыка яңгыраган концертларда төрле тармакларда эшләүчеләрне, гади халыкны күрәсе килә. Музыка тыңлап кеше уйлансын, күңеле тулса еласын да, моңлансын да - ди Илсур Ибраһимович. Ул 1988 елдан алып бүгенгәчә Татарстанның дәүләт симфоник оркестрында фагот төркеменең солист-концертмейстеры. Консерваториянең “Барокко” исемендәге борынгы музыка ансамблендә чыгышлар ясый.

Илсур җырчы да. 1997 елны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина классында консерваторияне җыр буенча экстерн тәмамлаган иде. Танылган фаготчы “Әтием гармуны”, “Янтуган турында җыр”, “Гомер уза” дигән һәм башка җырларны туплап җыр кассетасын да чыгарды. Аның эш бүлмәсендә төрле конкурсларда яуланган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап. Музыкадан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган гаиләнең һәр әгъзасы турында озаклап сөйләргә мөмкин. Тормыш иптәше профессор Гүзәлия ханым белән кызы Айсылу консерваториядә фортепианодан, икенче кызы Ләйсән флейта буенча дәрес бирәләр. Айсылу шушы көннәрдә генә Италиянең Неаполь шәһәрендә узган халыкара опера җырчылары конкурсында лауреат исеме алып кайтты. “Әтинең өлеше дә керде бу уңышка” – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International