Татарстанда авылны үстерүгә юнәлтелгән социаль программалар реализацияләнә. Аларның кысаларында мәдәни үзәкләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәпләр, универсаль спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары төзелә. Россиядә авыр икътисади шартлар булуга карамастан, 30 төрдә президент программасының берсе дә эшләүдән туктаганы юк. Шуларның берсе кысаларында сафка баскан “Миләшкәй” балалар бакчасын Рөстәм Миңнеханов ачты. Әлеге социаль объект узган ел ук төзелә башлаган иде. Төзелешкә 54,4 миллион сум акча федераль һәм республика бюджетыннан бирелде.
- Социаль программалар да халыкның тормышын җиңеләйтү өчен эшләнә. Бу заманча җиһазландырылган бакчада сабыйлар әти-әниләре эштән кайтканчы вакыт уздырырга тиеш түгел, ә белем һәм төрле күнекмәләр алырга тиеш, - дип республика җитәкчесе 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Татарстанда Россиядә беренче булып индикатлы идарә итү системасы кертелде. Аның аша уңышлы социаль иминлек дәрәҗәсе билгеләнә, республиканың барлык территориясендә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне контрольләү гамәлгә ашырыла. Татарстан яшәү сыйфаты буенча бөтенроссия рейтингында дүртенче баскычта тора.