Казан – Ульяновск автотрассасы өстендә утырган Кече Боерган авылында бу көннәрдә юл буендагы су агу торбаларын алмаштыралар.
Искеләрен алып, алар урынына яңа торбалар салуны Казанның “Мостстроительное управление” оешмасы эшчеләре башкара.
-Буа районында беренче тапкыр гына эшлибез. Иске торбалар 1 метрлы диаметрлы иде. Яңалары киңрәк – 1,5 метр диаметрлы. Хәзер аларның су үткәрү сәләте зуррак булачак - диде участок начальнигы Андрей Илюхин.
Торбаларны алмаштыруның да максаты шунда – язгы ташу, көчле яңгырлар вакытында су трасса ян-ягында җыелып ятмаска, юлларны җимермәскә һәм шул ук вакытта янәшәдә утырган торак йортларга зыян салмаска тиеш.
Бүгенге көндә барлык эшләрнең 80 проценты төгәлләнгән. Аннары торбаларны сынап караячаклар.
Андрей Илюхин әйтүенчә, барысы да уңышлы килеп чыкканда эшчеләр икенче атнадан Татар Биморзасы авылы янындагы су агу торбаларын да алмаштыруга керешәчәкләр.