КЕМНЕҢ АКЫЛ УЕНЫНДА СЫНАЛАСЫ КИЛӘ?

2016 елның 5 августы, җомга

Бөтендөнья  шахмат федерациясенә нигез салыну көне уңаеннан Тәтеш шәһәрендә шахмат турниры үткәрелде. Анда җиңүчеләр арасында буалылар да бар.

Уеннарда 23 кеше катнашты. Буа агрохимсервисы хезмәткәре, осталыкка кандидат Анатолий Мулеев беренче, Яңа Чәчкап мәктәбе укытучысы Зөфәр Сәлахов өченче урын алдылар.

Сүз уңаеннан, Тәтештә 20 елдан бирле эшләүче шашка-шахмат мәктәбе бар, анда укучылар Россиякүләм ярышларга да йөриләр. Быел Буада да Мәдәни үсеш үзәгендә шахмат секциясе ачылды, анда 12 бала шөгыльләнә. Акыл уены уйнарга теләүчеләрне тагын да көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International