ЭССЕ. НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

2016 елның 5 августы, җомга

Соңгы вакытта аномаль эсселек кайчан бетәр дигән сорау халык арасында иң актуаль темага әверелде. Бу уңайдан һәркемнең үз фикере: кызынырга, су коенырга яратучылар җәй шундый булырга тиеш, дип фикер йөртә, игенчеләр яңгыр яумасын, тизрәк уракны  тәмамлыйсы иде, дип тели, ә менә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр урамга чыгарга да куркалар.

Бу хакта синоптиклар нәрсә ди соң? Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы буенча идарәнең бүлек начальнигы Ирина Трущина “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында һава температурасының нормадан 6-7 градуска югарырак булуын белдергән. Мондый эсселек соңгы тапкыр 2010 елда күзәтелгән. Синоптик бүгеннән һава температурасы төшә башлавын да әйтә. Ләкин күпкә түгел, соңгы көннәрне эсселек урыны белән 32-36 градус булса, кимү 3-4 градус кына булачак.

Шулай ук урыны-урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Бу эсселек чорында Татарстанның кайбер районнарында гадәттән тыш янгын куркынычсызлыгы дип игълан ителде.

“Гисметео” сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, районда эсселек урыны белән 35 градуска кадәр җитте. Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенең өлкән фельдшеры Зөбәрҗәт Дәүләтшина әйтүенчә, июль аенда бригаданы 1100 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 200е кан басымы, 83е йөрәк авырулары буенча. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 28ен стационар дәвалауга җибәргәннәр, аларның күп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә.

Атаклы җырдагыча, табигатьтә начар һава торышы юк. Бары тик үз-үзеңне сакларга кирәк

Эседән ничек сакланырга? Бу уңайдан үзәк дәваханә табибы Евгений Одинцов киңәшләрен бирә:

-Кемнәрнең кан басымы уйный, йөрәге чәнчеп тора, урамда күп йөрергә ярамый. Бигрәк тә кыздырган вакытта – көндезге 11дән кичке 4 сәгатькә кадәр. Урамга чыксагыз да күләгәдә басып торырга  кирәк. Киемне бушракны, ачык төстәгене, җиңелрәкне, табигый тукымадан тегелгәнен сайлау мөһим.

Дөрес туклану турында онытмау хәерле. Рацион күбрәк сөтле ризыклардан, яшелчә, җиләк-җимештән торырга тиеш. Кайнаган, җылымса су эчү дә эсседән коткара. Мондый суны тәнгә сиптерергә дә була, бу тиредән өске май катламын юып төшерергә, тәнне “сулатырга” ярдәм итәчәк.

Ешрак контраст душ кабул итү дә комачаулык итмәс. Ә менә салкын су эчәргә ярамый, бу кан тамырларының спазмасына китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International