Бүгенге көнгә шәһәрдәге алкоголь сатучы барлык сәүдә нокталары ЕГАИС системасына тоташып беттеләр.
Авыллардагы 58 кибетнең 14ендә шулай ук спиртлы эчемлекләр сәүдәсен бердәм автоматлаштырылган система контрольли, калганнарында әлегә – алкогольле товарны кабул итүне генә. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин белдерүенчә, ЕГАИС системасына тулысынча тоташырга өлгермәүчеләргә бу эшне озакка сузмаска кирәк.