«Авангард» агрофирмасында бертуган Сөнгатовлар комбайнчы ярдәмчесе итеп хатыннарын алганнар

2016 елның 6 августы, шимбә

Бертуган Сөнгатовларның гаилә экипажлары агрофирма кырларында күптән эшлиләр инде. Ирләр – комбайнчылар, хатыннары – комбайн ярдәмчеләре. Туганнарның олырагы Илгизнең хатыны Рузалия дә, кечерәге Илгизәрнеке Наилә дә комбайнда иген дә суктыра беләләр, еш кына штурвал артына да утыралар. Илгизәр белән Наилә “Акрос-530” комбайны бункерыннан 12 мең тонна ашлык озатты инде, абыйлары азрак калыша. “Хатыннарыбыз иң ышанычлы ярдәмчеләребез. Алар сутырганда азрак ял итеп тә була. Иң әйбәте – эшләгән акча бер бюджетка керә”, - диләр Илгиз һәм Илгизәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International