Буаның Жорес урамында сириннәр августа да чәчәк атты

2016 елның 6 августы, шимбә

Жорес урамындагы 108, 110 номерлы йортларда яшәүчеләр  әле май аенда гына шау чәчәктә утырган сириннәрнең августта тагын шәмәхә чәчәккә күмелүен күреп бик гаҗәпләнделәр. Әлбәттә, яшәүчеләр табигать бүләгенә бик шат булдылар, бигрәк тә хатын-кызлар. Яшәүчеләрнең берсе, элеккеге агроном Евгений Егоров әлеге хәлне аномаль күренеш дип саный. Сириннәрнең кабат чәчәк атуына туфракта дым күп булу һәм һава торышы җылы тору китергән дип фикер йөртә ул

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International