Буа үзәк дәваханәсендә рентген кабинеты кайчан эшли башлый?

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмерханов белдерүенчә, район үзәк дәваханәсендәге рентген кабинеты шактый вакыттан бирле җимерек хәлдә. Төзекләндерү өчен акча сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Бүгенге көндә ремонтка кирәкле сумманы бүлеп бирү турындагы документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Хәзер документ республиканың финанс министрлыгында карала. Акча бүлеп бирелүгә рентген кабинеты ремонтлана башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International