Буада штраф-стоянка ачылды

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Юл-транспорт һәлакәтендә каза күргән, йөртүчесе аек булмаган килеш руль артына утырганы өчен тоткарланган, медицина аныклавы үтүдән баш тарткан,  йөртүчесе ДТП булган урыннан качып киткән җиңел автомобильләрне  куеп тору өчен булган әлеге махсус лаштырылган стоянка хәзер Буа шәһәре, Космовский урамы, 79 йорт адресы (“Сельхозтехника” территориясе) буенча урнашкан.  Ул түбә астында, кар-яңгыр үтми, видеокамералар урнаштырылган. Тәүлек дәвамында өч каравылчы кизү тора, арендага бер эвакуатор алынган. Йөк машиналары өчен булганы да шунда ук. Махсуслаштырылган стоянканың телефон номеры: 89376296377.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International