БЫЧЕНКОВЛАР ПРЕЗИДЕНТКА КУНАККА БАРА

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Әлеге хәбәргә Надежда һәм Виктор Быченковлар үзләре дә гаҗәпләнгәннәр: бу шаярту түгелме? Аннан аптырау шатлыкка әверелгән – алар 26 август көнне Казан Кремлендә узачак Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар республиканың үрнәк гаиләләре өчен оештырган бәйрәмгә барачак!

Районның иң үрнәк гаиләләрнең берсе булган Быченковлар бу бәйрәмгә ничек җыена икән? Виктор Алексеевич район буенча ашыгыч эш белән чыгып китү сәбәпле, безгә Надежда Александровна белән генә әңгәмә корырга туры килде.

- Без тыйнак һәм гади кешеләр. Шуңа да алдан кычкырып куярга ияләшмәгән. Шуны гына әйтә алам, бәйрәм күлмәкләрем күп, берәрсен киярмен, чәчкә прическа ясатырга булыр, - дип көлемсерәп сөйләде ул безгә. Бу темага сөйләшкәндә сүзгә саран булса да, ә менә ире – “Район электр челтәрләре” начальнигы Виктор Алексеевич турында сәгатьләр буе сөйли ала. 27 ел бергә яшәү дәверендә ул аның гадәтләрен дә, холкын да ятлап бетергән.

Нинди ул соң ул үрнәк гаилә башлыгы?

Надежда Александровна әйтүенчә, беренче чиратта ул ышанычлы ир. Аның аркасында гаилә бервакытта да мохтаҗлык, авырлык күрмәгән. Ул һәрвакыт эшләгән, хәзер дә энергетика өлкәсендә 25 еллык тәҗрибәсе булса да, һәр аварияле ситуациядә ул беренче эш көнендәге кебек каушый, тизрәк, төнме-көнме, диспетчер янына барып шалтыратулар кабул итеп, кеше мөрәҗәгатен тыңлый, кирәк булса, урынга барып та хәлне контрольли. Бары тәрәзәләрдә ут кабынгач кына йөрәге тынычлана. Төп хезмәтеннән тыш җәмәгатьчелек эшендә дә актив. Мәсәлән, һәр ел саен Күшке авылы мәктәбенә беренче сыйныфка баручы балаларга уку кирәк-яраклары белән булыша.

-Ничә буынны беренче сыйныфка биреп укыттың инде, дип шаяртам. Нинди генә ашыгыч эше булса да, ул 1 сентябрь көнне Күшке авылы мәктәбенә юл ала, - ди Надежда Александровна.

Бер-береңә ярдәм итү Виктор Алексеевичта армия хезмәтеннән калгандыр. Энергетик булмаса, мөгаен ул хәрби булган булыр иде ди, хатыны. Чөнки авыр вакытта иңне-иңгә кую бик хис көчле аңарда. Үзе идарә иткән подразделениедәге 100 хезмәткәрнең ул тормышын белә, берәрсе дәваханәдә ятса яисә авыр хәлдә калса, аның белән гел элемтәдә торып, барысыннан да хәбәрдар тора.

-Бу һич тә мактану түгел ди ул, шундый кеше белән яшим мин ди, - ди ире турында сөйләвен тәмамлап Надежда Александровна.

Белгәнебезчә, яхшы ир булуда хатынның өлеше зур була. Үзе турында тыйнак кына сөйләсәдә, үрнәк гаилә хуҗабикәсенең нинди булуына төшендек инде. “Буа электр челтәрләре” оешмасында 8 районның беренчел һөнәр берлекләре оешмасы рәисе вазифасындагы хатынның эшен тавык та чүпләп бетермәслек икәнен күз алдына китерергә була. Тик ул бервакытта үз эшендәге проблемаларын өйгә алып кайтмый, үзе әзерләгән сыйлы өстәл артында ирен тыңлый, аның барлык борчуларын уртага салып сөйләшә.

-Гаилә бер-береңне аңлауга, ышануга корылырга тиеш. Башкача бу бердәмлекнең киләчәге юк, - ди ул.

Бердәнбер кызлары Ксениягә дә бу гаилә законын сеңдерергә тырышканнар. Ул – үрнәк гаилә баласы – Казандагы югары уку йортын гел “яхшы” билгеләргә тәмамлап, әти-әнисе эзеннән киткән, энергетика оешмасында хезмәт куя.

Кызлары кайткач Быченковлар гаиләсе гаилә традицияләрен дәвам итә – бергә утырып озаклап чәй эчәләр, бассейнга, спортзалга йөриләр, туризм белән дә мавыгалар – палаткалар белән табигатькә чыгалар, урманга йөриләр, кышын чаңгыга басалар.

Әңгәмә ахырында мондый бердәм гаилә Президент бәйрәменә барудан нәрсә көтә дип сорадым.

-Анда чакырылган 50 пар арасында күп балалы, ветеран гаиләләре, 50 ел бергә торган парлар була дип ишеттем. Шуларны күрәсем килә. Алар кебек үрнәк буласым килә, - ди Надежда Быченкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International