Буадан Гөлнур апа Гыйбадрахманова 7 килолы кавын үстерде

2016 елның 12 августы, җомга

Былтыр ул искитмәле эре бәрәңгеләре белән шаккатырган иде. Быел бакчасында җылы як җимешләре – кавын белән карбыз мул уңыш биргән. Аларның берничә сортын үстергәннәр. Кавыннары 7, карбыз 8 килога кадәр җиткән.

–  Аларга парник килеште. Анда бит һава температурасы һәрвакыт бер төрле, 30-35 градустан төшми. Шуңа әйбәт үстеләр дип уйлыйм, –  ди һәвәскәр бакчачы. Аннан ул аларны җирдә калдырмаган, ә  кыяр, виноград кебек үрмәләткән.  Пластик савытларга куелган эре-эре җимешләр һавада “эленеп” үскәннәр. Тәмнәре дә телеңне йотарлык булган. Төрле яшелчәләр дә уңган быел бакчада. Хәзер виноград, слива өлгереп килә. Агач-куакларны аеруча Гөлнур апаның ире Мөнир абый яратып үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International