Буа районың урак алдынгылары

2016 елның 12 августы, җомга

Урып-җыюда катнашучы комбайнчылар арасында ярыш дәвам итә. Лидерлык кемдә?

“Нью-Холланд” комбайны штурвалы артында утыручылар арасында “Авангард” агрофирмасыннан Дмитрий Сидоров әйдәп бара. Ул 11 августка 2125 тонна ашлык суктырган. “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы филиалыннан Алмаз Вәлиев исәбендә 1850 тонна. “Лексион” комбайнчыларыннан “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалыннан Александр Масленцев 1695, 4 номерлы филиалдан Айрат Мөхәммәтшин – 1623, “Мега-370” комбайнын иярләүчеләрдән шулай ук 3 номерлы филиалдан Марат Алимов 1978, Петр Николаев – 1802, “Полесье”да “Кыят”тан Александр Грачев – 1473, “Акрос-530” комбайнында “АгроНур”дан Фаяз Гафуров – 1673, “Авангард”тан Илгизәр Сөнгатов 1480 тонна ашлык суктырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International