Буада Бөтенроссия физкультурачы көненә багышланган массакүләм-спорт ярышлары була

2016 елның 12 августы, җомга

14 август көнне 10 сәгатьтә шәһәрнең Үзәк паркында Бөтенроссия физкультурачы көненә багышланган массакүләм-спорт ярышлары була.

Ул  муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның чыгышы һәм иң яхшы спортчыларны, тренерларны, укытучыларны, спорт белгечләрен һәм ветераннарын бүләкләү белән ачылачак. 11 сәгатьтә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә бадминтон, үзәк стадионда – футбол, үзәк стадиондагы спорт мәйданчыгында – стритбол, “Батыр” спорт мәктәбендә – өстәл теннисы, үзәк паркта шахмат ярышлары башланып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International