Авылларда муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, аларның урынбасарлары, халыкка төрле социаль ярдәм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында җыеннар үткәрү дәвам итә.
Шушы көннәрдә алар Янтуганда һәм Кырык Садакта узды. Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов отчет чыгышын соңгы елларда авылларда булган уңай үзгәрешләрне, ал-да торган планнарны барлаудан башлады.
– Безнең төбәктә уңган-булган төрле милләт халкы дус яши. Мал-туар асраучылар са-ны да кимеми. Пай җирләре өчен агрофирма терлек азыгын бирде. Вольнистанда күпер капи-таль ремонтланды. Киләсе елда Янтуганда мәдәният йортын төзекләндерү планлаштырыла, – диде ул.
Очрашуда катнашкан рай-он башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова да киләчәктә көтелгән үзгәрешләр турында әйттеләр. Янтуганда “Чиста су” программасы буенча су кертеләчәк. Аның проектына акчаны авылдашларына һәрдаим булышып торучы “ТАИФ” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Рөстәм Султиев биргән. Авыл картлары аңа моннан тыш мәчетне заманча ремонтлаганы, үзе белем алган мәктәбен онытмавы, бигрәк тә ветераннарны хөрмәтләве өчен дә рәхмәтләрен газета аша җиткерүебезне сорадылар. Хезмәт вете-раны Сәхау Рәимов төрле дәүләт программа-ларының халык өчен уңай булуын, авылдашларының алардан уңышлы файда-лануын әйтте.
Кырык Садакта беренче очрашуга халык аз җы-елгач, аны кичке сәгать сигездә үткәрделәр.
– Урыннарда мондый җыеннар һәрдаим үт-кәрелә. Бүген дә сезнең проблемаларны тыңларга килдек. Мөрәҗәгать-ләрнең һәркайсын уңай хәл итәргә тырышырбыз, активрак булыгыз, – дип башлады сүзен Сәлим Даутов. Авыл җирлеге башлыгы Венера Шаһиева үз чыгышында Кырык Садак һәм Никольские Сороки авылларындагы проблемаларны күрсәтү-дән башлады. Алга китеп шуны әйтәсе килә: башлык аларны санап киткәндә кайберләре буенча ха-лык белән киңәшеп эшләмәве аңлашылды. Мәсәлән, Никольские Сороки авылыннан бер абзый үзе яшәгән урамда берничә метр арада вак таш салып булмасмы дигән сорауны бирде. Бу хәл итмәслек мәсьәлә түгел икән, киңәшкәч, “Агрохимсервис” җәм-гыяте директоры Тәлгать Фәсхетдиновка мөрәҗә-гать итәргә кирәк ди-гән карарга килделәр. Ул ярдәменнән ташламас. Авылда ике кибет, ФАП бар. 365 баш мөгезле эре терлек асрала. Агрофирма пай җирләре өчен печән, салам, ашлык биргән. Авыл халкы арасында үз ихтыяҗыннан артып калган сөтне реализация-ләгәндә су кушучылар булуы турында да әйт-теләр. Нәтиҗәдә сөт җы-ючы продукцияне түбән бәядән алырга мәҗбүр була. Бу проблема да хәл итмәслек түгелдер. Шикле продукцияне урында тик-шереп. Анализ алып була бит. Зөлфия Әлләмова фермер хуҗалыгы авыл-дашларына ярдәм итеп тора. Алар кышын авыл урамнарын кардан чис-тартып торалар. Биредә 5 кеше эшли. Очрашу барышында авыл җирлеге башлыгы каты көнкүреш калдыклары вакытлыча куеп тору урынын тәр-типтә тотарга, чүп-чарны теләсә кая түкмәскә ча-кырды. Халык андаы фактлар булган очракта гаеплеләрне закон бу-енча административ җа-ваплылыкка тартырга кирәклеген әйтте. Бу башкалар өчен дә сабак булыр иде.