ПАНТЕЛЕЙМОН КӨНЕНӘ УКРАИНАДАН ДА КАЙТТЫЛАР

2016 елның 12 августы, җомга

Традиция буенча 9 август көнне Зур Фролово авылы янындагы Пантелеймон изге чишмәсенә меңнән күбрәк кеше җыела – христиан дине тотучылар су коеналар, аны сыемнарда өйләренә алып китәләр, догалар укыйлар, гыйбадәтханәләргә сәдака бирәләр. Төрле елларда бирегә Урал, Идел буе, Көнбатыш Себердән дә килгәннәр. Быел исә украиналылар да бар иде.

Изге көн булгангамы, айга якын эсселектән соң тыныч кына яңгыр сибәләде. Ә автомобильләр изге чишмә ягына таба агылдылар гына. Яр буе зур автопаркны хәтерләтте, халык Сабан туендагы кебек, борынны кытыклап шашлык исе таралган, өлгер сатучылар да килеп урнашкан. Икенче якта да халык тезелеп утырган, алар Ульяновск өлкәсеннән килгән Николай атакайның һәрберсенә икона белән кагылып дога укуын көтәләр. Без аңардан бу нинди йола дип сорашкач, рухани:

-Электән калган чистарыну бу, шулай кабул ителгән: авыруның изге икона тидергән җирләре терелә, дога да укыла. Халык бу көнне Пантелеймоннан савыгу сорый, - дип җавап бирде ул.

Христиан динендәгеләр әлеге изге көн саулык бүләк итә дип чын күңелдән ышана. Чабаксардан килгән Маргарита Сухова Пантелеймон безгә акыл, озын гомер, гаилә бәхете китерә, диде. Кама Тамагы районыннан Елена Топтилова икенче тапкыр килә, күңелгә рхәхәт, ди.  Ульяновск шәһәрендә яшәүче Елизавета Верхеева Пантелеймонның изге көчен мисалларда аңлатырга тырышты.

-Танышым аягы белән операциягә керергә тиеш иде. Әлеге изге чишмәгә барып коенып кайткач, бернинди дәваханә дә кирәкмәде. Чын күңелемнән ышанам, изге су миңа да исәнлек өстәр, - диде ул. Аның сүзләрен башкалар да – Ульяновск өлкәсеннән килгән Елена Янкина, Николай Ложков та куәтләде. Украина башкаласы Киев шәһәреннән килүче ханым аз сүзле булса да, ул да бирегә кайтсам, яңадан туган кебек булам, дип тәэсирләре белән бүлеште.

Ә тау астындагы изге чишмә буенда алма төшәрлек тә урын юк иде. Яңа тәпи басканыннан алып олы яшьтәгеләргә кадәр суга чумды. Ничек икән ул изге чишмәдә коену? Без бу хакта яңа гына судан чыккан Яльчек районыннан килгән Павел Сергеевтан сорадык.

-Иртә белән торгач, күңелемә авыр иде, коенып чыккач, күңелем дә шат, гәүдәм дә җиңеләйгән кебек булды, - диде ул.

Ә инде суга чума алмаучыларның күбесе Иван атакай янында дога укыды. Алар да Ходайдан үзләренә, якыннарына исәнлек сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International