КҮҢЕЛЕ БЕЛӘН ҺАМАН АГРОНОМ

2016 елның 12 августы, җомга

Рәис, Буаның 1 номерлы мәктәбен тәмамлагач, зур хыялларга бирелмичә генә, сыйныфташына ияреп Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Хезмәт юлын ул чактагы “Коммунизм” колхозында  баш агроном булып башлый, җиң сызганып эшкә керешә, читтән торып шул юнәлештә югары белем ала. Ә өч елдан инде аның тормышында җитәкчелек итү этабы башлана һәм ул бүгенгәчә дәвам итә.

Кыска вакыт эчендә үзен грамоталы, инициативалы, тырыш белгеч итеп танытырга өлгергән яшь егет Рәис Гайнетдиновны  районның авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә җибәрәләр, озак та үтми КПСС райкомына инструктор, тагын 3 елдан авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1989 елда район Советы депутаты итеп сайлана. Аннан хезмәт юлы авыл хуҗалыгыннан икенче якка борылыш ала – 1990 елда аны “123 номерлы ПМК” начальнигы итеп куялар. Хәер, монда да эше җир, төгәлрәге уңыш алуны арттыру белән бәйле булып кала. Чөнки кырларны сугаруда мөһим роль уйнаган буалар төзиләр, төзекләндерәләр. 11 ел эчендә аларның саны дистәдән артып китә. Бу дәвердә оешма башкарган төзелешләрне санап бетерү мөмкин түгел. Районда яңа юллар салган вакытта 150 километрдан күбрәк  арага ком һәм вак таш түшиләр, Арефьев урамында пар казанын, “ПМК” базасында 5 күпквартиралы торак йортны газлаштыралар, Буа һәм Тәтеш районында 100 километрдан күбрәк арада суүткәргечләр сузалар. Шәһәрдә яңа “Көнбатыш” су алу корылмасы, каты көнкүреш калдыклары полигоны, ипподром төзелешендә, 40тан күбрәк гаиләнең торак шартларын яхшыртуда өлешләре зур. Ә Комаров урамына юлны “ПМК” үз средстволары хисабына булдыра. Агропромышленность комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең район комитеты рәисе булып эшләгәндә дә, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетын җитәкләгәндә дә сынатмый, яңалыкларны куллануга кыю ала Рәис Абзал улы. Бу хакта күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары сөйли. Алар арасында район җитәкчелеге, Татарстанның һәм Россиянең һөнәр берлекләре Федерацияләре, Мелиорация, Авыл хуҗалыгы министрлыклары тарафыннан бирелгәннәре дә бар. Ә соңгы елларда ул “СпецТехКонтроль” җәмгыяте директоры буларак, Казанда Универсиада объектлары, Менделеевск районында “Аммоний” заводы төзелешендә актив катнашты.

–  Озак еллар төрле өлкәләрдә җаваплы хезмәт башкаргансыз. Яңадан мәктәп бетергән елларыгызга кайтып булса, аларның кайсын сайлар идегез?- дип сорыйм  әңгәмәдәшемнән.

– Мин барысын да шулай калдырыр идем. Бар эшемне яратып, нәтиҗәсе булсын дип башкарам. Яңа, уңайлы, кирәкле объектлар  калкып чыгу һәркем өчен шатлык. Ә күңелем белән һаман агроном мин. Яз көне бар җиһанның яшеллеккә күмелүе, яңгырларның вакытында явуы, кырларда игеннәрнең күкрәп үсүе шатландыра. Районнан читтә булганда да кыр эшләре барышы турында сорашып-белешеп торам, – дип җавап бирде ул. 

Кайгыртучан, беренче булып ярдәм кулы сузарга әзер һәм шул сәбәпле дуслары, кул астындагылары арасында авторитет казанган Рәис Абзалович бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 30 ел тату гомер итүче хатыны Зөбәрҗәт, ике улы, киленнәре, оныклары, якыннары теләкләренә кушылып, аңа исәнлек, озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International