Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда , карабодай урдырырга әле “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы филиалы (“Дружба”) игенчеләре генә керешкәннәр. Алар 12 августка 67 гектарда суктырганнар, 68 тонна җыеп алганнар.
Ә район буенча урак барышына килгәндә, барлык урып-җыю эшләренең 74 проценты төгәлләнде.
Барлыгы барлык культуралар 38327 гектарда урдырылды, 38131 гектарда суктырылды, 131894 тонна җыеп алынды. Язгы бодай 14310, арпа, 38550, солы 1977, борчак 3268 тонна төятелде.