Июль уртасыннан, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, алимент буенча бурычлыларны җаваплылыкка тарту гадиләште. Өстәлгән маддәләр буенча аларны 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү яисә 10нан 15 тәүлеккә кадәр административ сак астына алу карала.