13 август көнне мәчет бинасында “Балаларга шәфкатьлелек кыл” язулы әрҗә куелды. Анда һәркем, шулай ук 19 августта җомга намазына килүчеләр хәлдән килгән кадәр акча салсын иде. Җыелган сумма районда яшәүче аз тәэмин ителгән гаиләләргә балаларны мәктәпкә җыюга кирәк-ярак алу өчен тапшырылачак.