УРЫП-ҖЫЮ ЭШЛӘРЕ АХЫРЫНА ЯКЫНЛАША

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Районда уңыш җыю ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлык мәйданның 86 прцентында җыеп алынган.

Аерым хуҗалыклардан, урак “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 һәм 2 номерлы филиалларында тулысынча, 3 номерлыда – 99 процентка,  4 номерлы филиалда 97 процентка төгәлләнгән. Шулай ук “Авангард”та, “АгроНур”да һәм “Ямбулат”та бу сан 90 проценттан югары. Район буенча уртача уңыш күләме һәр гектардан 34,3 центнер тәшкил итә. “Коммуна”да ул 41,6, “Кыят”та – 42,6, “Ямбулат”та – 47,2, “Авангард”та 47,3 центнерга тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International