АКСУ КИШЕРЕ ИЗРАИЛЬНЕКЕННӘН КАЙТЫШМЫ?

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мониторинг төркеме шушы көннәрдә шәһәр кибетләре киштәләрендә үзебездә җитештерелгән продукциягә нинди урын бирелүен тикшерде. Җирле эшмәкәрлекне үстерү турында алдан район Советы утырышлар залында сөйләшү барды, аннан төркем шәһәрнең эре сәүдә нокталарына рейд ясады.

Төркемне җитәкләүче – Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьне файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты рәисе Таһир Һадиев, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев шәһәр-нең “ШиК” сәүдә үзәген-дәге супермаркетта булдылар. Аларны кибет киштәләрендәге продукциянең үзебездә җитештерелгәннәре кы-зыксындырды. Кибет директоры Светлана Кору-нова әйтүенә караганда,  Чаллы шәһәре һәм Питрәч районы кошчылык фабрикаларында ит продукциясенә өстенлек бирәләр. Каршы як киштәдә сөт ризыклары – шулай ук Татарстанныкы. Кайбер сөт пакетларында “Социаль продукт” дигән язма бар, аларның бәясе башкалардан түбәнрәк. Ипи продукциясенең дә ассортименты киң. Алары Казан ипи комби-натларыннан кайтар-тылган.

Чираттагы кибеттә Таһир Һадиев яшелчәләрнең кайдан китерелүе белән кызыксынды. Һәм ни гаҗәп: биредәге кишер Израильдән кайтартылган! Югыйсә районда кишер патшасы булган Аксу авылында гына бу төр яшелчәне гектарлап үстерәләр цент-нерлап, тонналап саталар. Билгесез шартларда үс-кән чит ил кишеренә караганда ул табигый дә, тәмле дә. Шулай ук кибеттә башка азык-төлекнең дә күбесе ерактан кайта-ртылганлыгы ачыкланды.

Аннан төркем “Тургай” сәүдә йорты янындагы сату нокталары янына килде. “Кайнар ипи”гә кергәч, сатучы Гүзәлия Садриева җирле ипи комбинаты продукциясе белән таныштырды.

-Көнгә өч тапкыр ипи китерәләр. Сатып бетерә-без. Халык бигрәк тә күмәчне, арыш ипиен, батоннарны яратып ала. Токмач, сохари, сушки кебек товарлар да яхшы үтә, - диде Гүзәлия. Ерак түгел урнашкан павильон хуҗасы да товарын  “үзе-безнеке” бит дип, күкрәп киереп әйтә ала. Ул –  Кыят авылында фермер хуҗалыгы тотучы Сергей Айвазян.

-Күп төрле мал асрыйбыз. Итне халык үзе заказ биреп тә ала. Кемгә сарык, кемгә бозау ите ошый. Ашка яисә шашлык ясарга, кайсы кисәкләрне алырга киңәш итәм. Беркемнең дә зарланганы юк. Сорау зур. Товарымның сыйфатлы һәм “свежий” икәнлегенә гарантия бирә алам, - диде ул. Без басып торган арада да аның кибет ишеге ябылып тормады – димәк, халык җирле продукциягә өстенлек бирә. Ни өчен? Без беррәттән сатып алучының да фикерен белешергә булдык – Ефремов урамында урнашкан сәүдә челтәренә кереп, андагы сатып алучылар белән аралаштык. Шә-һәрдә яшәүче Зөлфия Гайнуллина кәрҗине-нә Татарстанда җитеш-терелгән шешәле сөт салган.

-Әлеге маркалы сөт ошый, иписез, бернәрсәсез эчәм, тәме үзгәрми, җитештерүчеләргә рәх-мәт, - диде ул. Аның янәшәсендә генә товар сайлап торучы Андрей Свергузов та фикерен җиткерде:

-Гел бер җитештерүченең товарын алам дип әйтә алмыйм. Тик Татарстан продукциясенә өстенлек бирәм. Тавык, сөт, ипи сатып алам. Соңгысын җаем чыкканда Буаныкын алырга тырышам, тәмле пешерәләр, - диде ул.

Димәк, халык арасында үзебезнең кара җирле туфракта өлгергән яшел-чәнең, җиләк-җимешнең, авыл хуҗалыгы хезмәт-кәрләре тир түгеп үс-тергән мал итенең, сөтенең, пешергән ипинең абруе зур. Мондый сорау булганда сәүдәгәрләргә дә уйланырга кала: зур акчалар түгеп, җиде ят җирдән билгесез товар алып кайтканчы, үзебезнеке мең тапкыр яхшы түгелме? Медальнең икенче ягы да бар бит әле. Үзебезнең продукциягә өстенлек биреп, үзебезнең кешеләргә эш мәйданы да ясыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International