Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Әмма авыл хезмәтчәннәре бар игътибарны уңыш җыюга гына юнәлтеп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында да онытмасыннар иде.
Ел саен нәкъ шул сәбәпләр аркасында кыйммәтле авыл хуҗалыгы техникасының сафтан чыгу очраклары булып тора. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге районара бүлеге начальнигы Александр Филин бөртек, терлек азыгы җыю, саклау, эшкәртү белән бәйле объектларны, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын, яңа уңышны янгыннан саклау максатында түбәндәге таләпләрне истән чыгармаска чакыра. Башаклы культуралар өлгергән вакытта кырның урман, автомобиль юлларыннан ерак булмаган урыннарын 4 метрдан да ким булмаган киңлектә урдырып алырга һәм сукаларга кирәк. Вакытлыча кыр станнары иген кырларыннан 100 метрдан да якынрак урнаштырылмаска тиеш. 25 гектардан зуррак мәйданлы кырда эшләгәндә янгын чыгу очрагында ут элгән участокны сукалап бүлү өчен сука таккан тракторның әзер торуы шарт. Кырда ут кабызу – камыл, салам, учак яндыру, техниканы ачык капот белән эшләтү, радиаторлардагы тузанны паяльник белән яндыру, автомобильләргә, махсус мәйданчык булмаганда, кырда һәм караңгы вакытта ягулык салу тыела. Үстерелгәнне саклауга килгәндә, салам, печән эскертләре электр тапшыргыч линияләргә 15 метрдан, юлга 20 метрдан, корылмалардан 50 метрдан якын урнаштырылмаска, аларның әйләнәсе 4 метр киңлектә сукаланырга тиеш. Агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләренә дымлылыгы югары булган печән эскертләренең температурасын контрольләү эшен оештыру мөһим. Барлык бөртек складларының электр җиһазларын планлы ремонтлау, янгын щитлары һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектлаштыру таләп ителә. Соңгысы уңыш җыюда катнаша торган барлык техникага да кагыла. Ә уракта катнашучы барлык хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелергә, ул махсус журналга теркәлергә тиеш.