“Акчралак” лагеренда сәләмәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау максатыннан чара узды

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”   хезмәткәрләре  “Акчралак” шәһәр яны балалар ял һәм сәләмәтләдерү лагеренда наркоманияга каршы, сәләмәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау максатыннан чара уздырдылар. Чарада кечкенә яшьтәгеләр арасында  “Без - көчлеләр, шаяннар, кыюлар” дигән спорт ярышлары уздырылса,  яшьүсмерләргә буш вакытны ничек оештырырга, актив, сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклекне аңлаттылар. Чара ахырында “Без наркотикларга каршы” дигән темага рәсмнәр конкурсы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International