Районда җирле халыкның зарын өйрәнеп, анда күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү максатында җитәкчелекнең яшәүчеләр белән очрашулары дәвам итә. Чираттагы җыен Татар Буасы авылында булды.
Бу көнне әлеге җирлектә яшәүчеләр белән район башлыгы урынбасарлары Илдар Еремиев һәм Зөлфия Шәйхаттарова аралаштылар. Татар Буасы авыл җирлеге башлыгы Рәүф Йосыповның торак пунктта нинди төзекләндерү эшләре алып барылганлыгын бәян иткәннән соң, сорау бирүләр китте. Күптән түгел авылның урамында тигез асфальт юл салынган, халык инде анда кайчан ясалма тигезсезлекләр булыр дип кызыксына. Шулай ук аларны зиратта җирләү урыннары калмау да, авыл территориясендә санкцияләнмәгән чүплек язмышы да борчый. Соңгы мәсьәлә инде хәл ителгән – киләсе елдан Татар Буасы авылы халкы белән килешү нигезендә көнкүреш калдыкларын “МППЖКХ” җәмгыяте техникасы җыячак. Калган сораулар да игътибарга алынды.