БУА АГРОХИМИКЛАРЫ ҮРНӘК КҮРСӘТӘ

2016 елның 20 августы, шимбә

“Татагрохим” җәмгыятендә берләшмә җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында соңгы семинар август аенда Буада узды.

Җитәкче һәм белгечләр “Агрохимсервис”ның барлык участокларында эшнең барышы белән таныштылар. Шул исәптән җәмгыятьнең “Ямбулат” ярдәмче хуҗалыгында да булдылар. Игенчелектәге уңышлар, терлекчелектәге үсешнең нәрсә бәрабәренә ирешелүен күзәттеләр. Генераль директор  Наил Гобәйдуллин белдерүенчә, берләшмәдә ярдәмче хуҗалык алып баруда да алдынгы позиция тотучы Буа агрохимсервисы эшчәнлеге белән якыннан танышу  аларның башка районнардагы коллегалары өчен файдага булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International