Көз якынлашканда Буада яшәүче Гөлнур апа Гыйбадрахмановага шалтырата башлыйбыз. Чөнки беләбез: ел саен бакчасындагы уңышы белән шаккатыра ул. Былтыр салам астында искитмәле эре бәрәңгеләр үстергән иде. Ә быел?
Күптән түгел шуны ачыклар өчен элемтәгә кердек.
– Парникта 7 килолы кавын, 8 килолы карбыз үсте. Эреләре тагын да бар әле. Килеп күрегез, – дигән җавап алдык һәм минуты белән юлга чыктык. Хәзер бакчаларында җылы як җимешләрен үстерүчеләр күп, әмма шундый уңыш алучылар, булса да, сирәктер.
– Аларга парник килеште. Анда бит һава температурасы һәрвакыт бер төрле, 30-35 градустан төшмәде. Шуңа әйбәт үстеләр дип уйлыйм. Бернинди ашлама да кулланмадык, черемә генә керттек, суын сиптек. Быел беренче тапкыр гына үстереп карадык. Берничә төрле сорт чәчтек. Кавынның “Торпедо”, карбызның “Колхозница” дигәне шулай эре булдылар, – дип каршы алды безне һәвәскәр бакчачы. Парникка керүгә бигрәк тә кавынның зурлыгына бер гаҗәпләнсәк, аларның җирдә түгел ә кыяр, виноград кебек үрмәләп үсүенә икенче гаҗәпләндек. Җеп белән бәйләп асылган пластик савытларга куелган эре-эре җимешләр һавада “эленеп” торалар. Әкият дими, ни дисең?!
– Өзеп алганнары эрерәк, тәмнәре телеңне йотарлык иде. Болары әле өлгереп җитмәгән. Өлгергәч, сабактан үзләре өзелә алар, – ди Гөлнур апа. Парникта ук кыяр, помидор, татлы борыч үсә. Алар ачык һавада да мул уңыш биргән. Борыч өченче катка өлгерә икән инде. Тиздән сары слива (алыча), виноград уңышын да җыячаклар. Җиләк-җимеш агачларының да ниндие генә юк бакчада. Яшелчәләрне, төрле-төрле чәчәкләрне февраль аеннан ук рассадага чәчеп Гөлнур апа үстерсә, агач-куакларны карау ире Мөнир абыйның яраткан шөгыле. Физик эш тә тулысынча диярлек гаилә башлыгы җилкәсенә төшә.
Бакча эшләре күп вакытны алса да, аның нәтиҗәсен күрү, үзең үстергән нигъмәтләр белән сыйлану, аннан якыннарыңа, дусларыңа авыз иттерү үзе бер рәхәт бит ул. Киләсе елда да мул уңышлар теләп калабыз.