2016 елның 20 август көнендә Буа муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында 100-е парның никахын теркәү тантанасы узды.
100-нче номерлы “юбилей” акт язмасы Динар Һэм Дәмирә Хөснетдиновлар гаиләсенә карата төзелде. Яшь пар, аларның әти – әниләре, туганнары һәм дуслары өчен әлеге вакыйга сюрприз булды.
Актлар теркәү идарәсенең җитәкчесе яшьләргә шатлык-бәхет, уңышлар теләп калды һәм ГХАТ идарәсеннән истәлекле бүләк– мәхәббәт күгәрченнәре тапшырды.