Буалылар, үзебезнең «участковыйлар» өчен тавыш бирегез!

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсының беренче этабы бара. Ул полиция  хезмәткәренең дәрәҗәсен күтәрү, җәмәгатьчелектә аларның эшенә карата уңай фикерне үстерү максатында үткәрелә. Анда полиция майоры Илдар Зартдинов һәм капитаны Рәмис Шәрәфетдинов катнаша.

Конкурста җиңүчене билгеләү өчен 11 сентябрьдән 20сенә кадәр Буа муниципаль районының рәсми интернет-сайтында үзегез өстенлек биргән участок вәкиле өчен онлайн-тавыш бирү үткәреләчәк. Анда иң күп тавыш җыйганы икенче, республика этабына узачак. Рәхим итеп тавыш бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International