Буаның яңа поликлиникасында ташламалы даруларны кайчан алып булачак?

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Район үзәк дәваханәсе табибы Рөстәм Сәмерханов белдерүенчә, халыкка уңайлы булсын яңа поликлиникада даруханә өчен урын бирелде. Хәзерге көндә дәваханә эшли, тик әлегә социаль пакет буенча дарулар бирелми. Чөнки бу эшчәнлеккә лицензия бирелмәгән. Аны алгач, халыкка Жорес урамындагы үзәк дәваханәгә кадәр барып йөрергә туры килмәячәк, бушлай дарулар биредән генә җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International