Һава торышының бозылуы көтелә

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.

Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бүген, 25 августта, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм давыллы җил чыгу ихтимал. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә. Аерым районнарда боз явачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International