Район мәгариф идарәсе методисты Рәзинә Хисаметдинова белдерүенчә, яңа уку елына район бакчаларына 280 урынга сабый урнаштырылды. Алар электрон чират белән килә. Шәһәрдәге башка балалар бакчаларында урын юк, бары тик “Миләшкәй” бакчасында гына 30дан күбрәк урын бар (мәгълүматлар 24 августка алынды). Балаларын анда йөртергә теләүчеләр Дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша да яисә район мәгариф идарәсенә килеп тә гариза яза алалар.