Район үзәк дәваханәсе табибы Резедә Җәләлова әйтүенчә, бүгенге көндә өлкәннәр өчен 2600 данә вакцина кайтарылды. Ул авылларга җибәрелде. Тиздән тагын 2 мең данә кайтартылачак. Ул шәһәрдә яшәүчеләрне прививкалаштыру өчен тотылачак.
Буалылар 10 сентябрьдән яңа поликлиникадагы 220 кабинетка килеп гриппка каршы түләүсез прививка ясата алалар.