Тормыш сыйфаты социаль яклау системасына турыдан-туры бәйле. Республика җитәкчелегенең, шулай ук район хезмәтчелекләренең өстенлекле эшчәнлеге нәкъ менә халыкны нәтиҗәле социаль яклау белән тәэмин итүдән гыйбарәт тә. Иң югары тормыш сыйфаты дәрәҗәсе булган регионнар арасында Татарстан Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм Санкт-Петербургтан соң дүртенче урынны били. Идел буе федераль округында ул башка регионнардан зур аерма белән лидерлыкны алып тора. Татарстанлыларның иминлеге объектив саннар белән дәлилләнә – тормыш сыйфатын билгеләү методикасы үз эченә 64 күрсәткечтән торган анализны ала.
Татарстанда социаль яклауга һәрвакыт зур игътибар бирелде. Бүген социаль түләүләр системасы 30 төрдә федераль һәм 49 төрдә республика чараларын үз эченә ала. Төп принцип адреслылыктан һәм нәтиҗәлелектән гыйбарәт. Социаль яклау бүлегенең социаль эш буенча белгече Светлана Ярылкина әйтүенчә, агымдагы елның августында гына 18621 кешегә 9 миллион 245 мең сумлык түләүләр бирелгән. Алар арасында сугыш, хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр, тыл хезмәтчәннәре, ятимнәр, ялгыз яшәүчеләр, мактаулы донорлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр, төрле ташламаларга ия гражданнар һәм башка бик күпләр бар. Аз тәэмин ителгән, күп балалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, инвалид балаларга, инвалид әти-әниләр балаларына ярдәм итүнең бер төре булып, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси патронаты астында унынчы ел гамәлгә ашырылучы “Мәктәпкә җыенырга булыш” проекты тора.
– Буа бу өлкәдә алдынгы урыннарны алып тора. Без әлеге проект гамәлгә кергәннән бирле беренче сыйныфка керүче бер генә баланы да аерып калдырмыйбыз. Беренче сентябрь көнне аларның барысына да уку кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырыла. Быел мәктәп бусагасын беренче мәртәбә 504 бала атлап керәчәк. Шуларның 340ы – шәһәрдә. Бер балага 1200 сум исәбеннән бүләкне оешма-предприятиеләр, ягъни аларда хезмәт куючылар әзерләде. Авылдагыларга портфельләрне агрофирмалар ала, – ди социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова. Авыр тормыш хәлендә калган сабыйлар аерым игътибар үзәгендә. “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ләйсән Гафурова әйтүенчә, ведомствоара патронатында торган 22 гаиләдә балигъ булмаган 41 бала тәрбияләнә. Аларга хокукый, медицина, педагогик, психологик, матди ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, андый гаиләләрдән 9 бала җәйге лагерьларда ял иткән. Узган елда “Закон. Кыйммәтләр. Яшүсмер” проектында җиңеп сабыйларны Казанга, Болгарга сәяхәткә алып барганнар. Моннан тыш алар өчен төрле чаралар, әңгәмәләр оештыралар, бәйгеләр үткәрәләр. Үзәк хезмәткәрләре ярдәменнән өлкәннәр дә читтә калмый. Шундыйларның берсе – өйгә килеп хезмәт күрсәтү. Районда аңа мохтаҗлар 361 кеше, аларга 51 социаль хезмәткәр, 5 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Шәһәрдә яшәүче Фәния апа Мөлекова бүген үзенең тормышын гармониялеләр ярдәменнән башка күз алдына да китерә алмый.
– 28 ел Буа машина төзү заводында эшләдем, “Данлы хезмәт өчен” медалем дә бар. Шунда гарипләндем дә. 100 тонналы пресс алды сәламәтлегемне – муен умырткасына зыян килгән. 5 ел инде аякларым йөрми. Ярый әле социаль хезмәткәр Гөлүсә Сәмигуллина, шәфкать туташы Алсу Сафиуллина бар. Атнасына өч мәртәбә киләләр. Бар эшемне эшлиләр, йомышымны үтиләр. Ашарга да пешерәләр, кибеткә дә баралар, дару да алып кайталар, юындыралар да. Рәхмәттән башка сүзем юк. “Гармония”нең барлык хезмәткәрләренә рәхмәт. Алар да килеп, хәлемне белеп торалар. Күршеләрем дә керәләр, монда бит барысы да диярлек заводта эшләп чыккан кешеләр. Ә Алсу минем кебек 12, Гөлүсә 10 өлкән кешене карый. Һәрберебезнең үз холкы бит. Барыбыз да үзебезчә булганны телибез. Ничек түзәләрдер, – ди ул аларга яратып та, сокланып та карап. Гөлүсә белән Алсу да:
– Фәния апаны бик яратабыз, ул безгә бик якын, тыңлый белә, киңәшләрен дә бирә, - диләр. Әйе, язмышын каргап утыра торганнардан түгел икәнен ишеген ачып кергәч үк аңладык. Көр тавышы белән каршы алды ул безне. Бер зарлану сүзе әйтмәде. Көннәрен ничек үткәргәнен сөйләде, коръән сүрәләрен, догалар укыганын, газета укып, телевизор карап, дөнья хәлләрен белүен әйтте. Исемемне әйтүгә фамилиямне атады, ә телевидение журналисты Ранис Әхмәтшинны радиодан син сөйлисеңме әллә дип, тавышыннан танып алды. Ялгыз калмагыз, балаларыгызны укытыгыз, югары белем бирегез, дип киңәшләрен дә җиткерде. Без аңа ихластан сокландык, әле озак яшәвен теләдек.
Районда үзләренә аерым мөнәсәбәткә лаек кешеләргә карата булганбашка махсус проектлар да гамәлгә ашырыла. Аларга ветераннарны, сугыш толларын уңайлы торак белән тәэмин итү керә. Алар өчен районда 830 торак төзелде. Өлкәннәр компьютер курсларында да бик теләп белем алалар. “Үлемсез полк”, “Безнең кадерле ветеран”, “Җиңүнең якын йөзләре” акцияләре өлкән буынга, аларның батырлыгына хөрмәт кенә түгел, ә яшьләрне тәрбияләү чарасы да.