Күгәлнәнең түбән урамында ел әйләнәсе ут бары өч өйдә – туксанны ваклаган Мария Захарова, Клавдия Малышева һәм Надежда Захарова йортларында гына кабына. Кайчандыр кеше күп яшәгән, мәктәбе, клубы, фермасы, конюшнясы булган авыл август аеның матур бер көнендә элеккечә шау-шуга күмелде – авылдашлар очрашуга җыелды.
Үзе дә шушы авылда туып-үскән Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмованың күптән күңелендә йөрткән хыялы иде бу. Ярый үзе күрше Кыятта гына яши, эше буенча да, болай да еш бара. Аннан мәктәпкә укырга кергәнче чыгып китсәләр дә, сагындыра Күгәлнә. Әти-әнисе Лидия Матвеевна белән Михаил Васильевич Захаровлар да сагыналар. Ә бит күпләр еракта гомер кичерәләр, авылда нигезләре дә юк, кайтыр кешеләре дә калмаган. Менә шуларны кече Ватаннарында бергә җыю омтылышын сеңелләре, энесе дә хуплагач, ярдәм итәргә теләк белдергәч, очрашуга чакырып төрле якка хәбәр салды ул.
– Беренче генә җыелуыбыз бит. Кайтучы булырмы, дип борчылган да идем, әмма юкка булып чыкты – 63 кеше кайтты, – ди Марина Михайловна. Яшьләре 70-80нең өске ягында булган әбиләрнең күбесен балалары алып килгән.
– Очрашу турында ишеттем дә, такси чакыртып кайттым, – ди авылдан Буага әле күптән түгел, сугыш толы буларак квартира бирелгәч кенә чыгып киткән Анна Никифорова. Барысы да Клавдия Михайловна өе каршы куелган озын өстәлләр артында үз күчтәнәчләре белән дә сыйланып, әй гапләштеләр дә соң! Үткән тормышларын да барладылар, бүгенгесе турында да сөйләделәр. Шатлыклы күз яшьләре дә елга булып аккандыр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны да бер минут тынлык белән искә алдылар. Кыят авылы мәдәният йорты үзешчәннәре концерт номерлары әзерләгән иде. Людмила Бекина үзенең матур җырларын бүләк итте. Урам шулай гөр килде, ә Клава түтинең оныгы Игорь күмер самавырын бер-бер артлы кайнатып кына торды. Марина Михайловнаның кичәге авылдашларның туган туфракларында үскән төрле үләннәрдән ясаган чәе аларны еракта калган балачакларына, яшьлекләренә алып кайткандай булды. Бер-берләрендә ситсы күлмәкле, сыек чәчләрен ике якка үреп бәйләгән шаян кызларны таныдылар алар. Кыят китапханәсе мөдире Алина Захарова оештырган күргәзмәдәге фотолардан да үзләрен табып алдылар. Әнә, кайсылары сыер савучы, механизатор, гади эшче, кемдер фельдшер, укытучы булып эшләгән. Укытучы дигәннән, читтән килеп биредә 30 ел дәвамында башлангыч сыйныфларга белем биргән Галина Федотова да кайткан иде. Раиса Петина, Валентина Егорова, Валентина Никифорова, Раиса Курнякова, Инна Перова, барысының исемнәрен атау мөмкин түгел. Ә менә һәммәсе бу очрашуны оештыручыларга рәхмәтле аларның. Аның соңгысы булуын да теләмиләр – очрашуның бердәм көнен билгеләргә сүз куештылар. Истәлеккә фотога төштеләр дә, үз шәһәр-авылларына таралыштылар.
– Бу күрешү кайта алмаганнарның да күңелләрен кузгатты бит. Бөтен интернет гөр килә хәзер. Социаль челтәрләрдә бер-беребез эзләп табабыз, аралашабыз һәм киләсе очрашуны көтәбез, – ди Марина Михайловна. Насыйп булсын.