Буа муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов барлык укытучыларга һәм укучыларга котлау ирештерә.

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

“Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм. Каникуллар тәмамлана һәм мәктәпләрдә җитди уку айлары башлана. Бу көн беренче сыйныфка баручылар өчен аеруча истәлекле, белем дөньясына аяк басу көне. Һәр укучыга мәктәп тормышының кызыклы битләрдән торуын, әти-әниләре горурланырлык яхшы укуларын телибез. Шулай ук балаларның киләчәге укытучыларның профессиональлегенә, педагогик осталыгына, грамоталылыгына, үз эшенә бирелгәнлегенә бәйле. Яңа уку елы укытучылар өчен дә, укучыларга да уңышлы булсын иде”, диелә анда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International