БАРЫСЫ ДА – БАЛАЛАР ӨЧЕН

2016 елның 2 сентябре, җомга

Татарстанда балалар туу һәм аларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тәэмин итүче күпкатлы көчле система булдырылган. Соңгы елларда гына балалы гаиләләрнең актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән дистәдән күбрәк проект гамәлгә ашырыла. Аерым игътибар зонасында – саны елдан-ел артучы күп балалы гаиләләр. Бүген республикада алар 32 меңнән артыграк  исәпләнә, шуларның 1700дән күбрәге районда яши. 

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә, 6 яшькә кадәрге балаларга даруларга, укучыларга транспортта йөрүгә субсидияләр, лагерьларга һәм санаторийларга түләүсез юлламалар, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тукландыру белән тәэмин итү – бу өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең тулы исемлеге түгел әле. Татарстан күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир участоклары бирү буенча Идел буе федераль округында беренче урында. Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева әйтүенчә, районда 440 гаилә шул рәвешле җирле булган. Федераль законнар белән каралган ярдәмнән тыш республикада өстәмә программалар да эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе – биш һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләүче әниләргә бирелүче “Ана даны – Материнская слава” медале. Социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда аны 16 ана алган. Әле узган елның ноябрь аенда гына әлеге бүләккә Иске Мәртле авылыннан  Елена Матвеева да лаек булды. Гаилә башлыгы Александр белән 12 бала үстерә алар.

– Күп балалы гаиләләргә тиешле барлык ташламалардан файдаланабыз, субсидияләр бирелә.  Яңа ел алдыннан гына Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов 14 урынлы микроавтобус бүләк итте. Анда барыбызга да урын җитә, каникул вакытында кайда гына булмадык. Без бик шат һәм рәхмәтле, – диләр Матвеевлар. 

Тотрыклылыкның һәм балаларның киләчәге өчен ышанычның мөһим факторы  булып белем бирү системасының нәтиҗәлелеге тора.  Республика монда да ил буенча алдынгылар рәтендә – укыту сыйфаты буенча  беренче бишлеккә керә. Уникаль инновацияле белем бирү технологияләрен гамәлгә ашыру да, яшь талантларны барлауның, ярдәм итүнең, үстерүнең  дәүләт системасы да, гомуми белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту да моңа этәргеч бирә. 2012 елдан Татарстанда Президент инициативасы буенча белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы эшли. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә районда  11 мәктәп, 6 балалар бакчасы ремонтланды. Шул ук вакытта яңалары да төзелә. Быел Фролово авылында 100 балага исәпләнгән мәктәп ишекләрен ачты. Ә балалар бакчалары төзү анда булган чиратларны киметүнең иң ышанычлы чарасы. Шәһәрдә ике ел рәттән яңа балалар бакчалары ачылды. Былтыр Көнбатыш бистәдә 140 урынга исәпләнгән “Светофорик”, быел – Бикмураз авылының Төньяк-Көнчыгыш бистәсендә 80 урынлык “Миләшкәй” балаларны кабул иттеләр.

–  Моның белән 3-7 яшьтәгеләр өчен чиратлар проблемасы тулысынча хәл ителде, – ди район мәгариф идарәсе методисты Рәзинә Хисаметдинова. Шунысын да әйтергә кирәк. Заманча балалар бакчалары әти-әниләр эштә чагында балаларны калдырып тору урыны гына түгел. Аларда иң алдынгы белем бирү программалары гамәлгә ашырыла, сабыйларның иҗади сәләтләрен үстерәләр, мәктәпкә әзерлиләр. Ел саен аларда тәрбияләнүче балалар да, бакча коллективы, тәрбиячеләр дә төрле бәйге-конкурсларда җиңүләр яулыйлар. Әле күптән түгел генә “АБВГДЕЙКа” “Татарстанның ел балалар бакчасы” конкурсында беренче унлыкка керде. Ә “Республиканың иң яхшы тәрбиячесе” бәйгесендә катнашкан тәрбияче-логопед  Лилия Сафина – беренче егермелеккә керде.

– Без хезмәтебезне йөрәгебезне, күңелебезне биреп башкарабыз, шуңа нәтиҗәләргә ирешәбез, – ди мөдир Резеда Абидуллина.  Балаларның әти-әниләре дә барысыннан да канәгать. 

Россиянең иң спортлы регионы саналган Татарстанда балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен дә бар мөмкинлекләр тудырыла. Бер-бер артлы спорт мәктәпләре ачыла. Быел Бикмураз авылында да “Яшьлек” спорт комплексы сафка басты, 2013 елдан башлап шәһәрдә 12, авылларда 2 спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Дәүләт сәясәтенең аерым юнәлеше – ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар турында кайгырту. Республика әлеге проблеманы хәл итүдә үз юлын – ятимнәрне гаиләгә урнаштыруны сайлады.  Аларны нибары 0,04 проценты гына балалар йортларында тәрбияләнә. Калганнары – тәрбиягә алган гаиләләрдә яши. Районда шундый 20 гаиләдә 48 бала, опекага алган 40 гаиләдә 56 бала тәрбияләнә.

Гаиләгә һәм балачакка ярдәм итү, үсеп килүче буынны төрле яклап кайгырту Татарстанның  дәүләт сәясәте генә түгел, ә философиясе дә. Ул халкыбызның күп гасырлык традицияләренә, принципларына нигезләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International