БЕРГӘЛӘП КӨРӘШИК!

2016 елның 2 сентябре, җомга

1 сентябрьдән районда “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы башланды. Аның кысаларында 3 сентябрьдә мәктәпләрдә Беслан вакыйгасы корбаннарын искә алып  “Шәмнәр кабыз” акциясе үтә, мәчетләрдә, чиркәүләрдә догалар укыла. Шулай ук укучылар белән сыйныф сәгатьләре оештырыла һәм шәһәр паркында һавага берьюлы йөзләгән төсле шарлар очырылачак. Бу көнне шәһәр үзәк китапханәләренең берсендә “Без террорчылыкка каршы!” китап күргәзмәсе, ә студентлар арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашулар  оештырылачак. 

5 сентябрьдә мәктәпләрдә һәм урта һөнәр уку йортларында “Экстремистлыкка – юк!” бердәм республика дәресләре үтәчәк.  Шулай ук мәктәпләрдә 5-7 сыйныфлар арасында шушы темага рәсемнәр конкурслары узачак.  20 сентябрьдә мәчетләрдә дини секталарга каршы көрәшүче листовкалар таратыла. 21 сентябрьдә Буа студентлары Халыкара тынычлык көненә кушылалар. 24 сентябрьдә район һәм шәһәр территориясендәге зиратларны җыештыру өмәләре булачак. Айлык барышында шулай ук экстремистлыкка каршы темага багышланган күргәзмәләр, ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр, иншалар бәйгесе уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International