Үзәк стадионда 1999-2000 елларда туган ир балалар арасында Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча республика беренчелеге финалы узды. Анда “Батыр” спорт мәктәбе тренерлары әтиле-уллы Ренат һәм Радик Садыйковлар һәм Ырыңгыдан Валерий Салабайкин шәкертләре иң көчле булуларын расладылар – алтын медаль яуладылар. Ә 2001-2002 елларда туганнар беренчелекне 5-7 сентябрьдә Мамадышта узачак финалда дәгъвалаячаклар.