Төзелгәннән бирле бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән Күл Черкене авылы мәктәбе “яңадан туды” – традицион август конференциясе алдыннан аны тантаналы төстә ачтылар.
Мәктәп директоры Әнисә Камалтдинова сүзләренә караганда, әлеге уку йортына узган елларда оптимальләштерү куркынычы янаган. Авыл җыенында барча халык җитәкчелектән мәктәпне япмауларын үтенгәч, ул эшләвен дәвам иткән. Ә моңарчы ул капиталь төзекләндерү программасына кертелгән булган инде.
Шулай итеп мең бәлаләрдән котылган мәктәптә быел ел башыннан 44 ел буе көтелгән ремонт эшләре башланып киткән. Аны федераль, республика һәм район бюджетларыннан бирелгән 10 миллион сумнан күбрәк акчага подрядчы “ПМК-6” оешмасы төзүчеләре башкарды.
-Без бу кадәр зур масштаблы төзекләндерү булыр дип көтмәгән идек. Иске, ремонтланмаган мәктәп белән бик нужардык иде, - ди Әнисә Камалтдинова.
Аның сүзләренчә, бинаның искерүе аркасында кыенлыклар күп булган. Яз, көз көннәрендә түбәдән үткән суны таз куеп та җыйганнар, ярыкларны үзләренчә “ямарга” да тырышканнар. Спортзал түбәсе су үтүдән кабарып чыккан, аны ишелеп төшү куркынычын истә тотып, укытучылар ел саен төрле урыннардан беркетеп торганнар. Иске тәрәзәләрнең рамнары черегән, алардан кыш көне җил, салкын өргән. Ишекләре дә иске булганлыктан, күбесе ахыргача ябылып бетмәгән. Дивардан штукатурка коелган. Ә хәзер мәктәпне танымассың да. Ремонт башында ук үзәккә үткән түбәне алыштырганнар. Коридорларда плиткалар җәелгән, тәрәзәләр пластик, ишекләр дә яңарган, тимерлеләре дә, агачтан эшләнгәннәре дә бар. Диварлар яңадан штукатурланып, буялган. Спорт залы да “көлеп тора” – түбәсе, идәннәре агачтан ясалган, буялган. Ашханә зонасы да өр-яңа. Гомумән, мәктәпнең эче дә, тышы да матур, пөхтә итеп ясалган, балаларга исән-сау, шатланып укырга гына кала. Анда хәзерге көндә 33 укучы белем ала, быелгы уку елында коррекцияле сыйныфларда белем алучылар да аларга кушылды.
Тантанада әлеге мәктәптә ремонт барышына зур өлеш кертүчеләр дә бар иде. Директор Әнисә Камалтдинова район җитәкчелегенә, төзүчеләргә, элеккеге чыгарылышларга, укучыларның әти-әниләренә, иганәчеләргә зур рәхмәтен белдерде. Соңгыларына килгәндә – “Коммуна” һәм “Алан” хуҗалыклары җитәкчеләре – Җәүдәт Хөсәенов 50 мең сум акча биргән, ә Рафаэль Хәмидуллин төзү эшләрендә ярдәм итеп, киләчәктә мәктәп тирәсен тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алырга вәгъдә итте. Ел саен балаларны бүләкләр белән сөендереп торган “Әхмәт электромеханика заводы” директоры Мәгъзум Насертдинов та буш калмаячагын белдерде.