Буада Бесланны искә алдылар

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Районда һәр уку йортында террорчылыкка каршы чаралар узды. 5 номерлы мәктәп укучылары алдында әлеге темага Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигының кадрлар буенча урынбасары Рафаэль Салихов һәм ПДН инспекторы Нурзәл Галимова чыгыш ясадылар. Балалар үзләре дә әлеге коточкыч вакыйга турында сөйләделәр. Соңыннан барысы бергәләп һәлак булучылар истәлегенә ак шарлар очырдылар.
Ял үзәгендә җыелган шәһәр мәктәпләрендә укучылар өчен бүген террорчылык темасына карата китап күргәзмәсе дә, ПДН хезмәткәре чыгышы да, фильм күрсәтү дә оештырылды. Соңыннан зәңгәр күккә ак фәрештәләр сыман ак шарлар очты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International