"Татлы" урак башланды

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Үткән атнада район хуҗалыкларында татлы тамыр уңышын җыя башладылар. Көзге уракка  беренчеләрдән булып “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалында һәм “Авангард” агрофирмасында керештеләр.

3 номерлы филиалда эш “Фролово” бүлекчәсеннән старт алган. Без килгәндә ике көн элек кенә башлаган кырда эшне төгәлләп тә киләләр иде инде. Механикалаштырылган отрядтан биш “Ропа” һәм бер  “Холмер” комбайны тигез рәтләр булып үсеп утырган чөгендерләрне бик тиз “ашап баралар” – кай арада бункерлары тулып та куя. Аннан шактый эре чөгендерләрне озын кагатларга бушатып, тагын буразналар арасына кереп китәләр. Икешәр комбайнчы, бер-берсен алыштырып, иртәдән кичкә кадәр шулай эшлиләр. Филиалның үсемлекләрне саклау буенча агрономы Наил Кәримов әйтүенчә, һәр экипаж көненә 10 гектар тирәсе мәйданда чөгендерне җир өстенә чыгара. Шуңа да 137 гектарлы кырның  тиз бушавы бер дә гаҗәп түгел. Комбайнчыларның да вакытны бер дә бушка уздырасылары килми. Чөнки көзге урак әле башланды гына, ә татлы тамыр уңышын җыясы гектарлар меңнәр белән исәпләнә. “Ропа” комбайны штурвалы артына быел гына утырган Чүпрәле районыннан яшь егет Раил Җаббаров та сүзне кыска тотты.

– Эшем ошый, барысы да әйбәт оештырылган, шартлар бар. Уңышы да яхшы күренә, – дип бер-ике җөмлә әйтте дә, алмашчысы янына кабинага менеп утырды. Чөгендер яфраклары “тузанын” сиптереп, кузгалып та киттеләр. Ә без  әңгәмәбезне агроном белән дәвам иттек. Аннан уңыш күләме турында сорадык. 

– Әлегә һәр гектардан уртача 300 центнер тирәсе чыга. Бу начар күрсәткеч түгел. Тик соңгысы да түгел, чөнки хәзер чөгендернең нәкъ үсә торган вакыты. Соңрак казылганнарының уңышы тагын да зуррак булыр дип өметләнәбез, – ди ул. Ә иртә срокта  татлы тамыр барлык мәйданның өчтән берендә – 450 гектарда казып алыначак.  Анда эш төгәлләнүгә комбайннар башка филиалларга күчәчәкләр һәм бирегә беркүпме вакыттан соң әйләнеп кайтачаклар. Ул арада җир өстенә чыгарылган чималны заводка ташый торачаклар. Филиалда беренче олауларны озатырга өлгергәннәр дә инде. Без барган җомга көнгә 200 тонна ташыганнар иде. Газетаны басмага бирер алдыннан Наил Кәримовтан шалтыратып белештек: 6 сентябрьгә барлыгы 420 гектар мәйданда татлы тамырны җир өстенә чыгарганнар, шикәр заводына 3,5 мең тонна чимал озатканнар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 номерлы филиалда, “Авангард” агрофирмасында  һәм “Аллямова” фермер хуҗалыгында  чөгендер барлыгы 615 гектарда казылган, җир өстенә 19076 тонна чимал чыгарылган, һәр гектардан уртача уңыш 310 центнер тәшкил итә. Район буенча шикәр чөгендере игелүче мәйдан күләме 9087 гектарга тиң. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International