Буада бүген “Тәүлеклек сукалау” район конкурсы старт ала

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Анда катнашу өчен төп шарт – тракторның ике тракторчы белән комплектлаштырылуы. Алар бер-берсен алыштырып тәүлек дәвамында җир сукаларга тиеш булачаклар. Конкурс бүген 18 сәгатьтә старт ала. Җиңүчеләр, тракторларның егәрлегенә карап, 4 төркемдә ачыкланачак. Хуҗалыклар  1, 2, 3 урыннарны алучыларны 8 сентябрьдә үк бүләкләячәкләр. Район конкурсына исә йомгак 9ында ясалачак. Һәр төркемдә призлы урыннарны алучыларга (ике тракторчыга да) акчалата бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International