Шәһәрнең тарихи биналарының берсендә – хәрби комиссариатта капиталь ремонт бара.
1912 елда төзелгән бинада, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин әйтүенчә, ярты гасырдан бирле зурдан кубып ремонт үткәрелмәгән. Хәзерге вакытта анда тәрәзәләр алмаштырыла, түбә яңадан ябыла, яңа коймалар торгызыла, җылыту системасы алмаштырыла.
Капиталь ремонт үткәрелүгә карамастан, көзге чакырылышка әзерлек тулы көчкә бара. Кампания гадәти вакытта старт алачак һәм үткәреләчәк.