Илдәге икътисади кризис шартларында Татарстан тотрыклылык һәм икътисадның динамик үсеше үрнәген күрсәтә. Россиядә катлаулы шартлар булуга карамастан, 2030 Стратегиясендә билгеләнгән максатына – глобаль конкурентлыкка сәләтле регион, “Идел-Кама” үсеш полюсы драйверы позицияләрендә ныклап урнашуга ышанычлы адымнар белән бара.
Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан традицион рәвештә Россия Федерациясенең лидер регионнары исәбенә керә. Тулай региональ продукт күләме буенча Россия субъектлары арасында алтынчы, авыл хуҗалыгы җитештерүенә инвестицияләр кертү буенча – дүртенче, промышленность җитештерүенә һәм төзелешкә инвести-цияләр буенча бишенче урында тора. Россия өчен уникаль “Иннополис” аерым икътисади зонасы искиткеч тиз үсә. Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры да Татарстанның гына түгел, Россиянең дә иң көчле үсеш ноктасы. Бүгенге көндә анда үзәк урынны “Алабуга” аерым икътисади зонасы били. Әле 5 ел элек кенә анда 5 резидент булса, бүген – 50гә якын. 5,5 мең эш урыны булдырылган. “Алабуга”ның югары технологияле продукциясе импортаналогларын уңышлы алмаштыра. Бүгенге көндә “Алабуга” иң нәтиҗәле икътисади зона санала, аның өлешенә илнең барлык зоналарының 66 проценты туры килә.
Республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше Стратегиясендә аерым урын инвестиция-ләргә бирелә. Аларның күләме соңгы 5 елда 2,5 триллион сумнан артып китә. Санкт-Петербургта узган икътисади форумда Татарстан Россия субъектларының инвестиция климаты рейтингында беренче номер астында аталды. Республикада Россия субъектларының башкарма власте орган-нарының уңайлы инвестиция климаты булдыру буенча эшчәнлеге Стандарты кертелгән, республика Инвестиция советы төзелгән, Татарстанның инвесторлар хокукларын яклауны гарантияләүче декларациясе кабул ител-гән.
Район башкарма комите-тының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә Шәрәфетдинова әйтүенчә, районда да инвестиция климатын яхшырту буенча муниципаль район башлыгы җитәкчелегендәге Иҗтимагый совет эш-ләп килә. Аның бурычлары нигездә район территориясендә җитештерү көчләрен рациональ урнаштыру өчен шартлар булдыруга ярдәм итүдән, инвестиция активлыгы үсешен стимуллаштыру механизмнарын һәм районның икътисадын үстерү өчен инвесторлар средстволарын җәлеп итүне гамәлгә ашырудан гыйбарәт. 2015 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләме 2262,41 миллион сум тәшкил ит-кән. Инвестицияләрнең төп өлеше Буа электр челтәрләренә, “Авангард” агрофирмасына, Буа шикәр заводына туры килә. Агымдагы елда заводта зур реконструкция, модернизация эшләре башкарылган. Алар белән предприятиенең баш инженеры Андрей Ермоленко озатуында без дә танышып кайттык. Визитыбыз заводның 57нче эшкәртү сезонын башлаган иртәсенә туры килде. Барлык цехларда диярлек эш кайный иде инде. Без кагат кырынннан кабул ителеп юдырылучы, аннан транспортерлар белән алгы этапка озатылучы чөгендерләрне күзәтә-күзтә быел өр-яңадан корылган шикәр комы киптерү комплексына юл тоттык. Андагы зур чаннар, калын-калын торбалар үзләре үк җитештерү күләменең зурлыгы турында сөйлиләр. Ә саннарга килгәндә, баш инженер әйтүенчә, Франция технологиясе буенча Ульяновскта җитештерелгән комплекста тәүлегенә 1200 тоннага кадәр шикәр комы киптерү мөмкин булачак. Искесендә бу сан 360 тоннага тиң булган. Әлегә анда шикәр комы “килеп җитмәгән”. Эшчеләр яңа җиһазларны зур эш алдыннан соңгы кат сыныйлар. Шикәр комы киптерүчеләр Людмила Краснова белән Евгения Гыйниятова вазифаларына керешеп киткәнне көтәләр.
– Эшебез җиңеләйгәнгә, автоматлаштырылганга шатланабыз. Тәүге кат эш башлагандай азрак дулкынланабыз гына, – диләр алар. Бүген хезмәт куючылардан заводның кичәгесен продукция цехы слесаре Юрий Тарасовтан да яхшырак белүче юктыр. Биредә 42 ел эшли инде ул, әле шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
– Үткән белән бүгенгене чагыштырып булмый, билгеле. Җир белән күк арасы кебек. Бу шулай булырга тиеш тә, замана бит алга бара, – ди ул. Завод җитәкчелеге дә шикәр киптерү комплексын гына яңартмаган. Җитештерүне арттыру, сыйфатны үстерү, физик хезмәтне киметү, газны экономияләү максатында модернизацияләү төргәкләү бүлегенә, сыгынты прессына, известь-яндыру миченә дә кагылган. Болар барысы да тәүлеклек эшкәртүне уртача 5 мең тоннага җиткерү мөмкинлеге бирәчәк. Былтыр җитеш-терүчәнлек 4,6 мең тонна тәшкил иткән. Ә алдагы ике елда җылылык схемасын, чистарту станциясен яңартып әлеге күрсәткечне 6 мең тоннага кадәр үстерергә планлаштыралар. Җитештерү күләме арта барганга – быел завод 700 мең тонна чимал эшкәртер дип көтелә – эшче урыннар стабиль кала. Ә менә хезмәт хакы арта. Үткән ел ремонт чорында ул уртача 17 мең сумнан югарырак булса, быел шул ук вакытка 20 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән.