Иртә яздан башланган юл техникасы гөрелтесе көз дә тынмый.
Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдретдинов әйтүенчә, күптән түгел республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 50 миллион сумга якын акчага шәһәрнең Энгельс һәм Яшьләр урамнарының бер өлешендәге юллар капиталь ремонтлана. “Волгадорстрой” оешмасы эшчеләре аны, барлык катламын казып алып, яңадан ясыйлар. Шулай ук киләчәктә бу юллар кырыенда тротуар да салына һәм тиешле юл билгеләре урнаштырылачак.